ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Башкортстан белгечләре Татарстанның актив башкорт яшьләренә мастер-класс үткәрде

26 октябрь 2019, 12:44 , Фото: Айгөл Шәйхлисламова

Башкортстан белгечләре Татарстанның актив башкорт яшьләренә мастер-класс үткәрде Татарстандагы башкорт яшьләренә SMM, социаль проектлар буенча лекция укыдылар.

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”, Айгөл Шәйхлисламова). Татарстанда башкорт мәдәнияте һәм мәгърифәт көннәре кысаларында Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Башкортстаннан килгән социаль проектлар буенча белгечләр Татарстандагы башкорт яшьләре өчен мастер-класслар белән чыгыш ясады.

“Татарстандагы Башкорт милли-мәдәни берләшмәсенең яшьләр хәрәкәте активларын җыйдык. Башкортстаннан экспертлар, белгечләр, яшьләр лидерларын чакырдык. Мондый чаралар башкорт яшьләрен берләштерер дип өметләнәбез. Хәзер һәр милләт яшьләренең уртак максаты - телне, милләтне, гореф-гадәтләрне саклау”, - диде Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясы Советы рәисе Тимур Кадыров.

Башкортстанның яшьләр якташлыклары ассоциациясе рәисе Байрас Азамат социаль проектларын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашты. Башкорт телен саклау һәм үстерү фондының пиар-белгече Назгөл Галеева башкорт яшьләренә проектларны социаль челтәрләрдә таныту юлларын сөйләде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10