ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Быел күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлауга 5,5 млрд сум акча тотылган

26 октябрь 2019, 12:13 , Фото: архив

Быел күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлауга 5,5 млрд сум акча тотылган
 Ирек Фәйзуллин Татарстан Президенты алдында республикада төзелеш һәм капиталь ремонт турында хисап тотты.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасын тулысынча диярлек төгәлләделәр: бүгенге көндә ул 2019 елга планнан 97,9 процентка үтәлгән. Торак фонды мониторингы мәгълүматлары буенча, моңа 5 млрд 387 млн 625 мең сум акча кирәк булган. Бу хакта республиканың Төзелеш министрлыгы башлыгы Ирек Фәйзуллин Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, Татарстанда гомуми белем бирү оешмаларында һәм коррекцион мәктәпләрдә, шулай ук алардагы функциональ зоналарда капиталь ремонт тәмамланган. Моннан тыш, республикада 30 балалар бакчасының 25ен төзеп бетергәннәр һәм 112дән 100ен ремонтлаганнар.

Бүгенге көнгә планлаштырылган 9 Яшьләр үзәгенең 6сында, 12 балалар сәламәтләндерү лагереның 4се һәм 15 ресурс үзәгенең 13ендә төзекләндерү эшләре тәмамланган. Татарстанда шулай ук 45 фельдшер-акушерлык пунктының 40ы төзелде. Калган объектларда бизәү эшләре алып барыла, инженерлык челтәрләре урнаштырыла, җиһазлар кайтарыла. Моннан тыш, 9 табиб амбулаториясенең 8ен төзү тәмамланган — Кама Тамагы районындагы объектта эш бара.

Шулай ук 14 авыл клубы төзелде, дип сөйләде Татарстан Төзелеш министрлыгы башлыгы. 6 объектта эшләр дәвам итә: анда стеналар салына, бизәкләү эшләре белән шөгыльләнәләр, тәрәзәләр һәм ишекләр куялар, челтәрләр үткәрәләр һәм территорияне төзекләндерәләр.

Татарстанда шулай ук халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү блок-модуль пунктларын төзү программасы гамәлгә ашырыла. Эшләр барлык 22 объектта да алып барыла. Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә капиталь ремонт дәвам итә: ул 34 объектның 29ында төгәлләнгән. Моннан тыш, планлаштырылган 13 муниципаль архивның 9ында капиталь ремонт ясалган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10