ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татарстан режиссеры Москвинның «Солдат бүреге» фильмын төшерү тәмамланды

26 октябрь 2019, 14:56

Мари Элда дүрт смена вакытында алты локация, 24 белгеч, кырыктан артык кино төшерү техникасы җәлеп ителгән.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Мари Элда Татарстан режиссеры Павел Москвинның Казандагы III кинопроект питчингы җиңүчесе булган «Солдат бүреге» фильмын төшерү тәмамланды. Бу хакта «Кино вакыты» дирекциясе хәбәр итә.

Мари Элда дүрт смена вакытында алты локация, 24 белгеч, кырыктан артык кино төшерү техникасы җәлеп ителгән.

Сюжет буенча, солдат чигенгән вакытта бүреген югалта. Аңа кире борылып, башка бүрек табып кияргә кушалар. Алдынгы сызыкта егет исән калган хезмәттәшенә юлыгып, снайпер утына эләгә. Геройларга идеологик конфликтны үзара хәл итәргә һәм дошман тылында төнне чыга алуны кичерергә туры киләчәк.

  • Быел март аенда «Солдат бүреге» Казанда дебютантлар Бөтенроссия питчингы кысаларында узган III кинопроект питчингында «Кыска метражлы фильм» категориясендә иң яхшы заявка дип табылды.
  • Павел Москвинның проекты Россия кинематографистлар берлегенең Яшьләр үзәгеннән 500 мең сум күләмендә Президент грантлары фонды белән партнерлыкта приз фондына лаек булды. Моннан тыш, фильм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы сценарийларының VI ачык республика конкурсы лауреаты булды, приз фонды 30 мең сум тәшкил итте.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10