ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Мәдәният

Ислам мәдәнияте музее «Сәнгать төне»ндә перфоманс һәм мастер-класслар үткәрә

26 октябрь 2019, 13:06

Ислам мәдәнияте музее 3 ноябрьдә «Сәнгать төне» бөтенроссия акциясенә кушылачак.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Казанда Ислам мәдәнияте музее «Сәнгать төне» бөтенроссия акциясенә кушыла һәм 3 ноябрьдә теләге булган һәркемне татар чәенә һәм кызыклы программалы чарага чакыра. Бу хакта музейның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бөтенроссия төнен бәйрәм итү программасына перфоманс, күргәзмә һәм төрле мастер-класслар керде.

Казан федераль университетын тәмамлаган талантлы яшь рәссам Нәргизә Сәхабиева бирегә килүчеләр өчен график дизайн сәнгате перфомансын оештыра. Исламны өйрәнеп, хәзерге заман сәнгате әсәрләре белән илһамланып, Нәргизә картиналар коллекциясен төзи, аларда хәзерге графика һәм гарәп хаты тоташтырыла. Ул кичке сәгать алтыда башлана.

Татар-мөселман музыкаль сәнгате буенча мастер-класс 19 сәгать 30 минутта планлаштырыла. Дәресне Kazan Hijazz төркеме үткәрәчәк. Чәй табынының барлыкка килү тарихын тыңлап, үләннәр белән чын татар чәен татып карау мөмкинлеге бар. Ул кичке тугызда башлана.

Кич буе шулай ук танылган татар каллиграфы Әлфия Исхакова белән мастер-класслар һәм хна белән рәсем ясарга өйрәтү дә булачак.

Тулырак программа белән «ВКонтакте» социаль челтәрендә танышырга мөмкин.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10