ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

26 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

26 октябрь 2019, 21:00

26 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар Башкортстан һәм Татарстан районнары арасында дуслык кичәләре үтә башларга мөмкин, «Ана Теле» мәктәбе «Төп сүз» Бөтенроссия премиясенә лаек булды.

Әтнә театры сезонын Әтнә районы оешкан көнне премьера белән ачты / Театрның баш режиссеры Рамил Фазлыев Айгөл Әхмәтгалиеваның «Күз нурларым» драматик хикәясен чыгарды. 

Әтнә театры сезонын Әтнә районы оешкан көнне премьера белән ачты

Быел күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлауга 5,5 млрд сум акча тотылган / Ирек Фәйзуллин Татарстан Президенты алдында республикада төзелеш һәм капиталь ремонт турында хисап тотты.

Быел күпфатирлы йортларны капиталь ремонтлауга 5,5 млрд сум акча тотылган

Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Көзге культураларның 80 проценты яхшы хәлдә / Татарстанда 2020 ел уңышы өчен көзге культуралар 498,1 мең гектар мәйданда чәчелгән.

Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы: Көзге культураларның 80 проценты яхшы хәлдә

Җәббаров: Республикада Африка дуңгызлар чумасы вирусы таралу ихтималы бар / Министр аграрийларга бик сак булырга һәм дуңгызлар асрауда ветеринария кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген әйтте.

Җәббаров: Республикада Африка дуңгызлар чумасы вирусы таралу ихтималы бар

Миңнеханов Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты әгъзалары белән очрашты / Идел буе федераль округында беренчел медицина ярдәмен оештыруны камилләштерүдә җәмәгатьчелек фикер алышуы «Сәламәт киләчәк» проекты кысаларында уза.

Миңнеханов Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты әгъзалары белән очрашты

Башкортстан һәм Татарстан районнары арасында дуслык кичәләре үтә башларга мөмкин / Татарстанда Башкорт мәдәнияте көннәре Башкортстан Республикасының 100 еллыгы уңаеннан оештырылган.

Башкортстан һәм Татарстан районнары арасында дуслык кичәләре үтә башларга мөмкин

Авыл хуҗалыгы министрлыгы призларына узган көрәш ярышының җиңүчеләре билгеле / Беренче урында Теләче районы, икедә – Балтач, өчтә – Кукмара.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы призларына узган көрәш ярышының җиңүчеләре билгеле

«Мулла» фильмы Екатеринбургта «Этнокино» өлкә фестивален ача / Фильм күрсәтүдән тыш, кинотеатр кунаклары игътибарына кызыклы программа тәкъдим ителәчәк.

«Мулла» фильмы Екатеринбургта «Этнокино» өлкә фестивален ача

Чиләбе өлкәсендә яңа «Татар йорты» туристлык комплексы ачылды / «Татар йорты» туристлык комплексы мисалында татар авылының заманча тормышы күрсәтелде.

Чиләбе өлкәсендә яңа «Татар йорты» туристлык комплексы ачылды

Башкортстан белгечләре Татарстанның актив башкорт яшьләренә мастер-класс үткәрде / Татарстандагы башкорт яшьләренә SMM, социаль проектлар буенча лекция укыдылар.

Башкортстан белгечләре Татарстанның актив башкорт яшьләренә мастер-класс үткәрде

КФУның «Ана Теле» онлайн мәктәбе «Төп сүз» Бөтенроссия премиясенә лаек булды / Милләтләр эшләре Федераль агентлыгы «Тел сәясәте: гомумроссия экспертизасы» форумында «Төп сүз» III бөтенроссия премиясе лауреатларын бүләкләделәр.
  КФУның «Ана Теле» онлайн мәктәбе «Төп сүз» Бөтенроссия премиясенә лаек булды


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10