ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чиләбе өлкәсендә яңа «Татар йорты» туристлык комплексы ачылды

26 октябрь 2019, 11:04 , Фото: tatar-congress.org

Чиләбе өлкәсендә яңа «Татар йорты» туристлык комплексы ачылды
 «Татар йорты» туристлык комплексы мисалында татар авылының заманча тормышы күрсәтелде.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Чиләбе өлкәсенең Редутово бистәсендә яңа мәдәни һәм туристлык объекты — «Татар йорты» ачылды. Ул «Халык музее» проектының бер өлеше булды һәм татар халкының көнкүрешен, гореф-гадәтләрен һәм мәдәни үзенчәлекләрен тәкъдим итте. Бу хакта «Бүгенге Чиләбе» хәбәр итә.

Мәдәният идарәсенең туризм буенча белгече Марина Овчинникова бу йорт кына түгел, ә тулы бер комплекс, диде.

«Аның беренче өлеше - чын татар гаиләсе яшәгән землянка. Землянка бик кечкенә булса да, анда берьюлы алты кеше сыешкан», — дип фикерләре белән уртаклашты Марина Овчинникова. Соңыннан бу гаилә үзенең тормыш дәрәҗәсен арттырып, ХХ гасырның беренче яртысында яшәгән татарларның яңа традицион йортын төзеде, диде.

Татар йорты мисалында татар авылының заманча тормышы күрсәтелде. Биредә алар өчен табигый мохиттәге матди һәм матди булмаган мирас объектлары сакланган. Экспонатларны җыярга Редутово халкы булышты.

  • Редутово - Оренбург өлкәсеннән бирегә күчеп килгән 28 татар гаиләсеннән оешкан мөселман бистәсе. Бүгенге көнгә кадәр алар үз традицияләрен искә алалар, шул исәптән Оренбург шәле бәйләү үрнәкләрен дә саклыйлар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10