ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Казанда ярминкәләрдә беренче тапкыр «Татагрохим» һәм «Татмелиорация» катнаша

26 октябрь 2019, 10:43 , Фото: архив

Казанда ярминкәләрдә беренче тапкыр «Татагрохим» һәм «Татмелиорация» катнаша
 Ике инвестор-компания хуҗалыклары шәһәр халкына сату өчен 20 млн сумнан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерергә планлаштыра.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Казанда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министрлыгы тарафыннан оештырылучы авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә быел беренче тапкыр агросәнәгать комплексының ике инвестор-компаниясе катнашачак. Бу хакта «Татар-информ»га профильле министрлыкта хәбәр иттеләр.

«Сүз «Татагрохим» һәм «Татмелиорация» компанияләре турында бара. Аларның беренчесе – Ленинград урамы, 27-нче йорт адресы буенча урнашкан «Бәхетле» гипермаркеты каршындагы ярминкәдә, ә икенчесе «Казан» агросәнәгать паркы мәйданчыгында үз продукциясен тәкъдим итә», - дип сөйләде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Анатолий Никитин.

Агентлык әңгәмәдәше сүзләренчә, әлеге инвестор компанияләрнең хуҗалыклары республика башкаласында яшәүчеләргә киң ассортиментта продукция тәкъдим итәчәк. Бу, аерым алганда, бәрәңге, кәбестә, кишер, чөгендер, суган, шулай ук сыер, дуңгыз, сарык итләре, кош ите, казылык әйберләре, тавык йомыркасы, он, ярмалар, макарон әйберләре, сөт, атланмай, сырлар, шикәр комы һәм башка продуктлар.

«Татмелиорация» 26 октябрьдә ярминкәгә – 6,4 млн, «Татагрохим» 15 млн сумга азык төлек товарлары һәм авыл хуҗалыгы продукциясе китерергә планлаштыра», - дип ачыклык кертте министрлык вәкиле.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10