ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

«Ифтар өчен газлы су» фильмы Казанда төрек киносы атнасын ачты

26 октябрь 2019, 09:48 , Фото: архив

«Ифтар өчен газлы су» фильмы Казанда төрек киносы атнасын ачты
 Акция дәвамында Казан халкына дүрт фильм күрсәтеләчәк.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Казанда «Ифтар өчен газлы су» фильмы белән төрек киносы атнасын ачтылар. Акция 25-28 октябрь көннәрендә «Мир» кинотеатрында узачак.

«Зал шыгрым тулы булды һәм бу безгә тагын да күбрәк урынлы зал кирәк булу билгесе иде. Һәм без киләсе елга күбрәк урын булганны сайларбыз дип ышандырабыз», — диде ачу чарасында Төркиянең Казандагы Генераль консулы Исмет Эрикан.

Сүз уңаеннан, тамашачылар залы шулкадәр шыгрым тулган иде ки, кайбер кунаклар кинотеатр идәнендә утырды.

«Бу дүртенче фестиваль һәм шуңа күрә дүрт фильм. Һәм без бишенче атналыкта фильмнар бишәү булыр дип ышандырабыз», — диде тамашачыларга Исмет Эрикан.

Чара Төркия мәдәният һәм туризм министрлыгы һәм Юныс Эмре исемендәге институт ярдәмендә уздырылучы уртак проект.

Акциянең икенче көнендә Казан халкы «Сары эсселек» фильмын (2017), 27 октябрьдә «Фокусчы» фильмын (2017) карый алачак. Ә кино күрсәтү «Әче алма» (2016) тасмасы белән тәмамланачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10