ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Мәскәүдә Нәҗип Җиһановның “Түләк” операсы тәкъдим ителәчәк

26 октябрь 2019, 05:15 , Фото: tatmsk.tatarstan.ru

Мәскәүдә Нәҗип Җиһановның “Түләк” операсы тәкъдим ителәчәк Театр фойесында тамашачылар өчен Нәҗип Җиһанов турында фильм күрсәтеләчәк.

(Казан, 26 октябрь, “Татар-информ”). 4 ноябрьдә Н.И.Сац исемендәге балалар музыка театры сәхнәсендә татар музыкасы классикасы Нәҗип Җиһановның "Түләк” операсы тәкъдим ителәчәк. Бу турыда Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара Россиянең "Видеть музыку" Дүртенче музыкаль театрлары фестивале кысаларында узачак.

Оркестр уйнавында эпик операны Илгиз Мөхетдинов, Айдар Гыйльметдинов, Илнар Дәүләтшин, Айгөл Гардисламова, Сөмбел Ситдыйкова, Руслан Закиров, Айрат Ганиев һәм башкалар башкарачак.

Театр фойесында тамашачылар өчен Нәҗип Җиһанов турында фильм күрсәтеләчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10