ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Башкортстанның Янтимер авылында ветеран сынын һәйкәл итеп мәңгеләштерделәр

26 октябрь 2019, 01:48

Һәйкәлдә ул авылына исән-имин кайтып җиткән бәхетле солдат буларак сурәтләнгән.

(Казан, 26 октябрь, "Татар-информ"). Янтимер авылында гомер кичерүче бердәнбер ветеран, 93 яшьлек Әхмәдиша Әхмәдиев сынын һәйкәл итеп мәңгеләштерделәр. Бу турыда  "Балтач таңнары"  газетасы хәбәр итә.

Янтимердә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә обелиск моңа кадәр дә бар иде. Шулай да авыл активисты Данис Гыйльманшин Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилеена зуррак истәлек булдыру максаты куйган. Сәнгать белгечләре белән киңәшләшеп, авылда һәйкәл булдыру турында карар иткән.

 

Әхмәдиша Әхмәдиев III Белоруссия фронтындагы 37нче укчылар полкында хезмәт итә. 1945нче елның 3 маенда каты яралана.

Ул Бөек Җиңү көнен Кёнигсберг шәһәрендә каршылый. Сугыш һәм хезмәт ветераны яу кырында күрсәткән каһарманлыклары өчен III дәрәҗә Ватан сугышы, Дан орденнары, „Георгий Жуков”, „Сугышчан батырлыклары” һәм башка медальләр белән бүләкләнә.

Һәйкәлдә ул авылына исән-имин кайтып җиткән бәхетле солдат буларак сурәтләнгән. Данис Гыйлҗманшинның бу идеясен Башкортстанның Халык рәссамы, Салават Юлаев премиясе лауреаты Георгий Калитов һәм скульптор И.Фәйзуллин тормышка ашырган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10