ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Саба районында Айдар Тимербаев иҗат иткән җырлар бәйгесе җиңүчеләре ачыкланды

26 октябрь 2019, 23:50 , Фото: Фәнил Мәүлетов

Саба районында Айдар Тимербаев иҗат иткән җырлар бәйгесе җиңүчеләре ачыкланды Җиңүчеләр ир-ат һәм хатын-кыз башкаручылар арасында билгеләнде.

(Саба, 27 октябрь, "Татар-информ", "Саба таңнары", Фәнил Мәүлетов). Узган атнада Саба мәдәният йортында һәвәскәр җырчылар башкаруында композитор Айдар Тимербаев иҗат иткән җырлар бәйгесендә җиңүчеләрне ачыкладылар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бәйгедә Балтач, Арча, Теләче үзешчәннәре чыгыш ясады. Алар башкарган җырларга композитор үзе, Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров һәм Рифат Зарипов бәя бирде. Җиңүчеләр ир-ат һәм хатын-кыз башкаручылар арасында билгеләнде.

"Бик матур концерт карадык. Безгә ошады, күптән җанга якын итеп башкарылган җырлар тыңлаган юк икән дип сөйләшеп тә алдык. Урыннарга килгәндә, нәрсә килеп чыккандыр – барысы да шушы кәгазьдә язылган, мин аны алып баручыларга тапшырам",– диде Вадим Захаров.

"Үз репертуарыңдагы җырларны тыңлавы бик күңелле икән. Чыннан да, көе матур булганда, аны ямьсез итеп җырлап булмый. Тыңлаган арада чыгышларны инстаграммга куярга өлгердем һәм урыннар билгеләгәндә андагы фикерләрне дә исәпкә алдык. Дипломнар яздык һәм җиңүчеләрне сезнең хөкемгә ирештерәбез",– дип дәвам итте Рифат Зарипов.

Бәйгене оештыручы Хәниф Тимербаев көчле алкышлар астында хатын-кызлар арасында лауреатларны түбәндәге тәртиптә игълан итте. Альбина Гаврилова (Шәмәрдән) – III урын, Гөлзилә Нурмөхәммәтова (Саба) – II урын, Фидания Абдуллина – I урын. Ир-егетләр арасында Мишәбаштан Булат Нәҗипов I дәрәҗә лауреат исемен алды. Рәдиф Мөбарәков – 2 урында.

Ә III дәрәҗә лауреат исеменә берьюлы ике җырчы – Алмаз Насыйбуллин белән Илназ Мусин лаек булды. Жюри балалар арасында да җиңүчеләрне ачыклады: Алисә Низамова –III, Сабадан кечкенә кыз Азалия Нуруллина –II, Арчадан Алия Ногманова беренче булды.

Лауреатларга һәм барлык конкурсантларга Дипломнарны Айдар Тимербаев тапшырды. "Катнашканыгыз өчен барыгызга да зур рәхмәтемне белдерәм. Әгәр дә сез булмасагыз, минем җырларым беркемгә дә кирәк булмас иде. Моннан соң да үз чиратымда сезне матур көйләрем белән сөендереп торырмын",– дип тамашачылар белән шатлыгын уртаклашты 500дән артык җыр авторы.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10