ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Мәдәният

Чирмешән районы Иске Үтәмеш авылының “Хыял” ансамблен бүләкләгәннәр

26 октябрь 2019, 00:28

Иң яхшы чыгышлар, 4 ноябрьдә – Халыклар бердәмлеге көнендә Казан шәһәрендә “Безнең йорт – Татарстан” фестивалендә күрсәтеләчәк.

(Чирмешән, 26 октябрь, “Татар-информ“, “Безнең Чирмешән“, Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешәннең Иске Үтәмеш авылы “Хыял” фольклор коллективы Лениногорск шәһәрендә “Безнең йорт – Татарстан” этно-мәдәни фестивалендә чыгыш ясаган һәм диплом белән бүләкләнгән.

Фестивальнең төп максаты – республикада яшәүче халыклар бердәмлеген ныгыту, күп милләтле мәдәниятне саклау, үстерү һәм популярлаштыру.

Иң яхшы чыгышлар, 4 ноябрьдә – Халыклар бердәмлеге көнендә Казан шәһәрендә “Безнең йорт – Татарстан” фестивалендә күрсәтеләчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10