ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Омскида “Татар Кызы-2019” өлкә бәйгесенең финалы узачак

26 октябрь 2019, 04:29

Конкурс финалында катнашучылар 2019 елның 26 октябрендә ачыкланачак.

(Казан, 26 октябрь, "Татар-информ"). 7 ноябрьдә Омск өлкәсенең Большеречье районында "Алые паруса" мәдәни-ял үзәгендә “Татар Кызы-2019” өлкә бәйгесенең финалы узачак. Бу турыда Омск өлкәсе төбәк милли-мәдәни мохтәриятенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Татар Кызы" Россиянең күп төбәкләрендә ел саен уздырыла. Конкурста туган телләрен белүче һәм аны өйрәнүгә омтылучы 18 яшьтән 25 яшькә кадәрге кызлар катнашачак. Татар халкының этник тарихын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен белгән кызларга өстенлек биреләчәк.

Конкурс Төбәк сәясәте һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы ярдәмендә милли мәдәниятне, татар халкының гореф-гадәтләрен һәм телен торгызу, саклап калу һәм үстерү, Омск өлкәсенең яшь буын вәкилләренә рухи мирасны тапшыру максатыннан үткәрелә.

Конкурс финалында катнашучылар 2019 елның 26 октябрендә ачыкланачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10