ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Дзержинск шәһәрендә Татар мәдәнияте үзәге ачылды

25 октябрь 2019, 21:19 , Фото: tatar-congress.org

Дзержинск шәһәрендә Татар мәдәнияте үзәге ачылды Биредә татар мәдәнияте һәм тарихы буенча дәресләр, семинарлар үткәрәчәкләр, татар халкының тарихы, көнкүреше белән танышырга мөмкин булачак.

(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск шәһәрендә Татар мәдәният үзәге ачылды. Үзәк биредәге татар милли-мәдәни мохтарияте каршында эшләячәк. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Татар мәдәният үзәгендә китапханә эшләячәк. Шушында ук татар халкының тарихы, көнкүреше белән танышырга мөмкин. Музей да булдырганнар. Татар телен өйрәтү курслары, балалар өчен төрле түгәрәкләр дә эшләячәк. Биредә татар мәдәнияте һәм тарихы буенча дәресләр, семинарлар үткәрергә планлаштыралар.

Татар мәдәнияте үзәге ачылу уңаеннан, Химиклар мәдәният сараенда татарстан сәнгать әһелләре катнашында концерт та оештырыла. 

Тантанада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев та катнашты, диелә хәбәрдә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10