ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Хәвеф-хәтәр

Түбән Камада урамда хатын-кызга шприц кадаган ир-атны тоткарлаганнар

25 октябрь 2019, 23:20 , Фото: МВД по РТ

Түбән Камада урамда хатын-кызга шприц кадаган ир-атны тоткарлаганнар Экспертизадан соң, зыян күрүченең канында наркотик матдә - морфин булуы ачыкланган.

(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ"). Түбән Каманың кизү частенә 32 яшьлек хатын-кыз билгесез ирне җинаять җаваплылыгына тарту турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Ир-ат хатынга шприц белән кадаган. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Хатын-кыз тәртип сакчыларына кич белән паркта кызы белән йөрүе турында сөйли. Өйләренә кайтып җиткәндә, алар артыннан бер егет килеп, сөйләшә башлый. Аннары ир бер кулы белән хатынны кочаклап ала, икенче кулы белән аның аягына инъекция кадый. Зыян күрүче кычкыра башлагач, җинаятьче кача.

Экспертизадан соң, зыян күрүченең канында наркотик матдә - морфин булуы ачыклана.

Полиция хезмәткәрләре әлеге җинаятьне кылуда шикләнелүче элек ике тапкыр хөкем ителгән 39 яшьлек кешене тоткарлый. Ир үзенең бу гамәлен аңлатып бирә алмый.

Әлеге факт буенча «Наркотик чаралар, психотроп матдәләр яки аларның аналогларын куллануга омтылыш» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды. Ир-ат ун елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.
  

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10