ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Удмурт галиме милли басмаларның елдан-ел кими баруын әйтте

25 октябрь 2019, 21:59

Фәнни җыентыкларның тиражы илле яисә йөз данәдән артмый.

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Удмуртия республикасында милли басмаларның тиражы кими бара. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә удмурт галиме Альберт Разинның хатыны, Россия Язучылар берлеге әгъзасы, филология фәннәре кандидаты Юлия Разина КФУда “Идел буе республикаларының милли әдәбиятлары: мәдәниятара багланышлар проблемалары” төбәкара фәнни-гамәли конференциясе ачылыр алдыннан сөйләде.

“Китап нәшрияты да, шәхси нәшриятлар да бездә эшләп килә, тел һәм әдәбият, Удмуртия университеты нәшриятлары да бар. Фәнни җыентыкларның тиражы илле яисә йөз данәдән артмый. Китаплар меңгә якын данә чыга. Милли әдәбият турында сүз йөрткәндә, без азайганнан-азая барабыз. Шуңа күрә үз акчаларыбызга яисә иганәчеләр ярдәме белән бастырылырга туры килә”, - диде ул.

Юлия Разина әйтүенчә, язучылар Интернеттан тыш милли матбугатта басыла. Удмурт язучылары өчен “Кенеш”, рус теллеләр өчен “Луч” дип аталган журнал бар. Балалар өчен “Кизили” (“Йолдыз”) дигән журнал һәм “Зечбур” (“Исәнме”) газетасы чыга. “Балалар рәхәтләнеп бастырыла”, - диде ул.

Галим сүзләренчә, Удмуртиянең Язучылар берлеге авторларга ярдәм итми һәм итә дә алмый, чөнки керем салымнарны капларга гына җитә. Ул бу вазгыятьне яхшы түгеллеген әйтте. “Тираж аз булуга зарланалар, чөнки удмурт телле халык көннән-көн юкка чыга бара”, - ди ул.

Юлия Разина дәүләт ярдәме сәясәте белән дә риза булмавын әйтте. “Мин, мөгаен, куркыныч әйбер әйтермен, әмма грантларны һаман да бер үк кешеләр ала”, - диде ул.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10