ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

«Эльбрус» клубы әгъзалары Татарстанда гамәлгә ашыру өчен проектлар тәкъдим итте

25 октябрь 2019, 20:48

«Эльбрус» клубы әгъзалары Татарстанда гамәлгә ашыру өчен проектлар тәкъдим итте Иннополиста Татарстан Президенты «Россия лидерлары» конкурсында җиңүчеләр белән очрашты.

(Иннополис, 25 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән Иннополиста узган очрашуда «Эльбрус» Россия лидерлары клубы әгъзалары республикада  гамәлгә ашыру өчен проектлар тәкъдим итте. Бу хакта журналистларга 2017-2018 елларда «Россия лидерлары» конкурсында җиңүче Александра Лебедева хәбәр итте.

Ул проектларның сәламәтлек саклау, социаль өлкәгә, өйрәтүгә кагылуын искәртте.

Татарстан Президенты белән узган очрашу турында сөйләгәндә, Александра Лебедева Рөстәм Миңнехановның «Россия лидерлары» арасында бик популяр булуын әйтте.

2017-2018 еллар «Россия лидерлары» конкурсы җиңүчесе Олег Жданеев Татарстан Президентына «җанлы аралашу» өчен рәхмәт әйтте.

Олег Жданеев шулай ук бүген Иннополиста аңа цифрлы технологияләр турында белү кызык булуын искәртте.

«Эльбрус» клубы «Россия лидерлары» конкурсында җиңүчеләрне һәм финалистларны берләштер. Ул Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән уздырыла.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10