ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Самара татарлары өлкә Мәдәният министрлыгында Татар мәдәни үзәге төзергә тели

25 октябрь 2019, 22:12

Самара өлкәсе татар активының “Туган тел” өлкә татар җәмгыятенең 30 еллыгына багышланган тантаналы җыелышы була.

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”). 21 ноябрьдә Самара өлкәсе татар активының “Туган тел” өлкә татар җәмгыятенең 30 еллыгына багышланган тантаналы җыелышы була.  Биредә төбәк Мәдәният министрлыгы системасында Татар мәдәни үзәген төзүгә турында сөйләшәчәкләр. Бу турыда “Самара татарлары” сайтында хәбәр ителә.

Әлеге оешманы Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе үрнәгендә төзергә ниятлиләр. Шулай ук татарча Интернет-ТВ булдыру, татар этномәдәни компонентлы мәктәп ачу, киңәйтү, саклау буенча эшче төркемнәр оештырылачак. 

Чара кысаларында “Милли мәдәният”, “Милли мәгариф һәм фән”, “Милли Массакүләм мәгълүмат чаралары”, “Яшьләр һәм спорт”, “Финанслар һәм меценатлык” темалары буенча секцияләр эше планлаштырылган.

Әлеге секцияләрдә татар иҗтимагый оешмаларны, дин әһелләрен, эшкуарларны, мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләрен, төрле дәрәҗәдәге депутатларны, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары хезмәткәрләрен милли традицияләрне һәм мәдәниятне саклап калу һәм үстерү шартларын тәэмин итү өчен берләштерү мөмкинлекләре турында фикер алышырга ниятлиләр.

Тантаналы җыелышта катнашучыларга шулай ук, татар чараларын, татар телле балаларга һәм яшьләргә ярдәм итү, хәйрия проектларын гамәлгә ашыруны финанслау механизмы буларак, вакф фонды (даими керем китерә торган мөлкәт булу) булдыру тәкъдим ителәчәк.

“Бердәмлек” өлкә татар газетасының 30 еллыгына, “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең 50 еллыгына әзерлек һәм үткәрү, Камышлы районының Иске Ярмәк авылы мәдәният йорты “Ак каен” халык фольклор ансамбленең 50 еллыгына әзерлек, Гакыйль Сәгыйров музеен ачу, өлкәдәге татар җирлекләренең тарихы, туган якны өйрәнү, күренекле шәхесләрнең исемнәрен саклау мәсьәләләре буенча комитетлар төзеләчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10