ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Киләсе атна уртасында Татарстанда салкынайта һәм кар явар дип көтелә

25 октябрь 2019, 18:44 , Фото: Ильнар Тухбатов

Киләсе атна уртасында Татарстанда салкынайта һәм кар явар дип көтелә Ялларда Татарстанда җылы булачак.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда киләсе атна уртасында салкынайта һәм кар явар дип көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ял көннәрендә Татарстанда җылы һава торышы көтелә. 26 октябрьдә төнлә һава температурасы +1... +6 градус, көндез 9-14 градус җылы була. Җил секундына 17 метр тизлек белән исәчәк.

27 октябрьдә республиканың күпчелек районнарында яңгыр явачак. Төнлә һава температурасы + 4...+ 9 градус, көндез +13 градус була.

Дүшәмбе республиканың төньяк һәм төньяк-көнбатыш районнарына салкын атмосфера фронты килә. Төнлә һәм көндез һава температурасы якшәмбедәге кебек була, әмма җилнең тизлеге секундына 22 метрга кадәр җитә. Синоптиклар явым-төшем дә вәгъдә итә.

Сишәмбе температура төшә башлый. Кайбер районнарда температура -3 градус, ә көндез +1...+6 градус була.

Чәршәмбе шулай ук салкын булачак һәм бераз кар явачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10