ҺАВА ТОРЫШЫ -16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Минтимер Шәймиев Чыңгыз Айтматовның үкенеч булып калган теләген әйтте

25 октябрь 2019, 16:51 , Фото: tatarstan.ru

Минтимер Шәймиев Чыңгыз Айтматовның үкенеч булып калган теләген әйтте “Дипломат, күренекле язучы буларак, Чыңгыз Айтматов – дөнья илчесе. Андый әсәрләрне кабул итми мөмкин түгел”, - диде Дәүләт Киңәшчесе.

(Казан, 25 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев “Айтматов укулары – мәдәниятләр аралашуы өчен” язучылар һәм интеллектуалларның III халыкара форумында Чыңгыз Айтматов турында якты истәлекләре белән уртаклашты. Ул Айтматовның үкенечтә калган, тормышка ашмаган ниятен әйтте.

Минтимер Шәймиев Чыңгыз Айтматов әнисенең әтисе Кукмара районыннан булуын сөйләде. “Әнисе Нәгыймә, минем әни дә Нәгыймә”, - диде.

“Үкенечлесе шул: тормышта нәрсә генә булмый, кичектерергә ярамый. Юбилей елында ул туган ягыма кайтасым килә диде. Ул кайтты, икенче көнне иртән Кукмарага кайтырга тиеш идек. Кисәк кенә авырып китте, Мәскәүдән табиблар чакыртырга тиеш идек. Кайта алмадык. Бик теләде кайтырга. Үзенең бурычы дия иде, аны аңларга була”, - ди Минтимер Шәймиев.

Каты авыруы сәбәпле, Айтматовка Германиядән махсус җиһазланган самолет чакыртканнар. Германиядә коткарырга тырышып караганнар, ләкин язучы вафат булган. “Шулай итеп, аны соңгы юлга моннан озаттык”, - диде Дәүләт Киңәшчесе.

Ул Айтматовның әсәрләрен кечкенә чакта укыганын әйтте. “Прощай, Гульсары!” әсәрен бер төндә укып чыккан идем. Дөрес, керосинны күп тоткан өчен иртән әнидән эләкте”, - диде.

“Чыңгыз Айтматов белән танышу бәхете насыйп булды. Ул мине үз даирәсенә кертте, шуңа сөенеп йөрдем. Аның фикерләре югары, буй җитмәслек иде. Бүген ул безне биредә җыйды. Рәхмәт аңа! Оештыручыларга рәхмәт. Без аны, бөек кешене, шулай җылы искә алабыз. Без моны дәвам итәргә тиеш. Дипломат, күренекле язучы буларак, ул дөнья илчесе. Андый әсәрләрне кабул итми мөмкин түгел”, - ди Минтимер Шәймиев.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10