ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Айдар Сәлимгәрәев: Гражданлык җәмгыятен социаль мәсьәләләргә җәлеп итү кирәк

25 октябрь 2019, 16:30 , Фото: Солтан Исхаков

Айдар Сәлимгәрәев: Гражданлык җәмгыятен социаль мәсьәләләргә җәлеп итү кирәк
«Татмедиа»да коммерцияле булмаган оешмаларның эшчәнлеген яктырткан өчен республиканың иң яхшы журналистларын бүләкләделәр.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Александр Давыдова). «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин коммерцияле булмаган оешмалар эшчәнлеген иң яхшы яктырткан өчен Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәрчеләрен бүләкләде. Әлмәт, Актаныш, Кукмара, Теләче, Түбән Кама һәм Казанның теле- һәм радиокомпанияләре, газеталары журналистлары бүләк алды.

 

«Җәмгыятьтә коммерцияле булмаган оешмалар бик мөһим роль уйный, чөнки алар һәрвакытта да дәүләт көченнән килмәгән мәсьәләләрне хәл итә. Кайвакыт социаль мәсьәләләрне хәл итү өчен гражданлык җәмгыятен җәлеп итәргә кирәк», - диде Айдар Сәлимгәрәев.

Анатолий Фомин сүзләренчә, хәзерге вакытта Татарстанда 6 меңнән артык коммерцияле булмаган оешма исәпләнә. Аның фикеренчә, массакүләм мәгълүмат чаралары коммерцияле булмаган оешмалар эшчәнлеген яктыртуның төп драйверы һәм бүгенге көндә республикада булган гражданнар инициативаларын популярлаштыручы булып тора.

Хакимият халыкның зур булмаган төркемнәренә кадәр барып җитә алмый, мәсәлән, гаилә әгъзалары арасында онкологик авырулар яки ДЦП диагнозы куелган балалар булган төркемнәргә кадәр. Мәгариф, тел, милли мәсьәләләр һ.б. проблемалары барлыкка килгән төркемнәргә», - диде Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе һәм конкурста актив катнашкан өчен журналистларга рәхмәт әйтте.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10