ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Актаныш районында Иске Кормаш - Кыркаентүбә автомобиль юлы ачылды

25 октябрь 2019, 16:02 , Фото: http://aktanysh.tatarstan.ru

Актаныш районында Иске Кормаш - Кыркаентүбә автомобиль юлы ачылды Юл төзүдә хезмәт куйган эшчеләр район башлыгының, “Татавтодор” җәмгыятенең генераль директорының мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Иске Кормаш – Кыркаентүбә юлы тантаналы ачылды. Республика программасы нигезендә ике ел дәвамында алып барылган төзелеш эшләре тәмамланып, асфальт юл эксплуатациягә тапшырылды. Юлны ачу тантанасы Иске Кормаш мәктәбе янындагы мәйданчыкта үтте. Бу хакта Актаныш муниципаль районы матбугат хезмәтенең сайтында хәбәр ителә. 

Чарада район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова, район Советы аппараты җитәкчесе Альберт Тимиров, “Татавтодор” җәмгыятенең Минзәлә филиалы директоры Марат Сәмигуллин, юл төзүчеләр, авыл халкы катнашты. Юл төзү эшендә нәтиҗәле хезмәт куйган эшче-хезмәткәрләр район башлыгы Энгель Фәттаховның, “Татавтодор” җәмгыятенең генераль директоры Айрат Шәймиевнең мактау кәгазьләре һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Юл ачу тантанасы бәйрәм төсмерен алды. Иске Кормаш халык театры артистлары театральләштерелгән тамаша белән авыл халкының хис-кичерешләрен җиткерде, мәктәп укучылары да үзләренең җыр-моңнары белән авыл өчен сөенечле дә, тарихи да булган чарада катнашты.

  • Актаныш районында “Татавтодор”ның Минзәлә филиалы, “Актаныш юллары”, ИТК оешмасы эшчәнлек алып бара. Алар көче белән быел юлларны карап торуда, төзекләндерүдә һәм юл салуда 500 миллион сумнан артык эш башкарылды.
     

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10