ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Искәндәр Гыйләҗев: Чыңгыз Айтматов әсәрләре минем өчен бер ачыш иде

25 октябрь 2019, 15:03 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Искәндәр Гыйләҗев: Чыңгыз Айтматов әсәрләре минем өчен бер ачыш иде Тарихчы яшьләргә Айтматов әсәрләрен укырга киңәш итте.

(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев Чыңгыз Айтматов әсәрләре үзе өчен бер ачыш булуын билгеләп узды. Бу хакта ул ТР Фәннәр академиясендә "Татар-информ" хәбәрчесенә әйтте.

Биредә "Айтматов укулары - мәдәниятләр аралашуы өчен" язучылар һәм интеллектуалларның III халыкара форумы узды.

"Яшь чакта Чыңгыз Айтматовның әсәрләрен бик яратып укыдым. Аның әсәрләре ниндидер бер ачыш, һәр әсәрендә кешелеккә әйтер сүзе бар иде, бөтенләй яңа дөнья ачыла иде. Яшьләргә аның әсәрләренә кире кайтырга тәкъдим итәр идем", - диде.

Форумда Урал һәйкәл остасы Иван Дубровин Казанда Чыңгыз Айтматов скверы ачып, аның һәйкәлен урнаштырырга тәкъдим итте. Искәндәр Гыйләҗев бу идеяне хуплавын әйтте. "Тамырлары Татарстаннан булган Чыңгыз Айтматовка сквер, һичшиксез, булырга тиеш", - диде "Татар-информ"га.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10