ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Миңнеханов: Шәһәрләрдә иң матур урыннарны сәнәгать предприятиеләре каплап тора

25 октябрь 2019, 14:27 , Фото: tatarstan.ru

Миңнеханов: Шәһәрләрдә иң матур урыннарны сәнәгать предприятиеләре каплап тора Яшь архитекторларның бурычы – сәнәгать зоналарын шәһәрләрнең бизәгенә әверелдерү, дип саный ТР Президенты.

(Иннополис, 25 октябрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Сәнәгать зоналары талантлы архитекторларның тырышлыгы белән теләсе кайсы шәһәрнең бизәгенә әверелергә мөмкин. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополиста узучы II Бөтенроссия яшьләр архитектура биенналесының пленар утырышында шулай дип белдерде.

«Шәһәрләрдә иң матур урыннарны сәнәгать предприятиеләре каплап тора, аларны каядыр күчерергә кирәк. Кайвакыт алар шундый кызганыч хәлдә була һәм бу шәһәрне бер дә бизәми», - дип искәртте Миңнеханов.

Пленарная сессия Второй Российской молодежной архитектурной биеннале

Бу җәһәттән Казан да искәрмә түгел – Татарстан башкаласында Идел буендагы иң матур урыннарны чистарту корылмалары, йөк порты яки ком базасы томалап тора, дип санап үтте ТР Президенты. «Сантехприбор» заводы урнашкан Киров районы – шуның бер мисалы.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, яшь архитекторларга ярдәм күрсәтү зарур. «Мондый иҗади кешеләр бик тә кирәк, ә аларны яшьләр арасында табарга мөмкин. Сез миннән берничек тә архитектор ясый алмаячаксыз, мин измә яки кирпеч ташып торудан гайре башкасын булдыра алмыйм», - диде ТР Президенты форумда катнашучылар һәм кунакларга мөрәҗәгать итеп.

Пленарная сессия Второй Российской молодежной архитектурной биеннале

«Төбәкләрдән безгә килгән кешеләр – җирле хакимиятләр өчен сигнал ул, бу аларның шундый талантлы архитекторлары бар икәнлеген күрсәтә. Без проектлар күргәзмәсе белән таныштык, бу гаять зур хезмәт. Әлбәттә, без әлеге кешеләргә ярдәм күрсәтергә тиешбез», - дип сүзен йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.

  • II Бөтенроссия яшьләр архитектура биенналесы 24 октябрьдә Иннополиста башланды һәм ул 26 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Россиянең уннан артык төбәгеннән 30 финалист Казанның «Сантехприбор» заводы һәм порт элеваторы территорияләрен ничек итеп күзаллауларына бәйле проектлар тәкъдим итәчәк. ТР Президенты һәм РФ төзелеш һәм ТКХ министры әлеге проектлар белән танышты инде.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10