ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Мәдәният

Татарстан авыллары клубларының 500 мең сумга кадәр премия оту мөмкинлеге булган

25 октябрь 2019, 16:24 , Фото: Салават Камалетдинов

Татарстан авыллары клубларының 500 мең сумга кадәр премия оту мөмкинлеге булган Татарстанда 8 апрельдән 23 октябрьгә кадәр “Иң яхшы авыл клубы һәм авыл мәдәният йорты” конкурсы узды.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстан авыллары клубларының 500 мең сумга кадәр грант оту мөмкинлеге бар. Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында журналистларга “Иң яхшы авыл клубы һәм авыл мәдәният йорты” конкурсы турында мәгълүмат бирелде.

Татарстанда 8 апрельдән 23 октябрьгә кадәр “Иң яхшы авыл клубы һәм авыл мәдәният йорты” конкурсы узды. Җиңүчеләр 28 октябрьдә Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында игълан ителәчәк.

“Авыл клубларының халыкка сыйфатлы хезмәт күрсәтүен тәэмин итү бурычларыбызның берсе. Быел гына да 63 мәдәният учреждениесен яңарттык. Республика җитәкчелеге моның өчен акча бүлеп бирә. Клубларның эш шартлары яхшыра, димәк, эшнең сыйфатын да күтәрергә кирәк”, - диде ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов.

Конкурс эшнең сыйфатын яхшырту өчен стимул булдыру максатыннан игълан ителгән. Катнашучылар 17 пункт буенча бәяләнгән. Боларга клубта эшләп килгән коллективларның булу-булмавы, үткәргән кичәләр дәрәҗәсе, хезмәткәрләренең квалификациясе, шулай ук, клубның эчке бизәлеше һәм клуб янындагы бакчаның матурлыгы да керә. Жюри клубның социаль челтәрләрдәге активлыгына да игътибар иткән.

Җиңүчеләр клуб урнашкан авылдагы халык санына карап, дүрт номинациядә билгеләнгән. Гомуми приз фонды – 4 млн сум. Беренче урын алучыларга учреждениенең матди-техник хәлен яхшырту өчен 500 мең сум грант тапшырыла. Икенче урынга – 330 мең сум, өченче урынга – 200 мең сум билгеләнгән.

ТР Мәдәният министрлыгы Традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге һәм республика муниципаль районнарының башкарма комитетлары белән берлектә үткәргән. Ул бары тик авыллардагы клубларга гына кагыла, район үзәгендә мәдәният йортлары катнаша алмый.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10