ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Миңнеханов һәм Якушев төзүчеләр белән эскроу-счетларга күчү хакында сөйләште

25 октябрь 2019, 12:17 , Фото: архив/Абдул Фархан

Миңнеханов һәм Якушев төзүчеләр белән эскроу-счетларга күчү хакында сөйләште Төзелеш комплексына, шул исәптән кече һәм урта компанияләргә ярдәм күрсәтү мәсьәләсенә ТР Президенты аерым игътибар бирә.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Владимир Якушев ТР Хөкүмәте йортында төзелеш компанияләре җитәкчеләре белән очрашты. Очрашуда проект финанславына күчү хакында фикер алыштылар. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

Совещание по вопросу перехода застройщиков, ведущих строительство жилья на территории Республики Татарстан, на проектное  финансирование с использованием счетов эскроу под председательством  Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с участием Министра строительства и жилищно-коммунального хозяйства  Российской Федерации В.В. Якушева

«Федераль министр сүзләренчә, Татарстан күп кенә проектларны гамәлгә ашыру буенча алдынгы мәйданчык санала, Рөстәм Миңнеханов исә эскроу-счетларга күчү мәсьәләсенә зур игътибар бирә. Өстәвенә, субъект җитәкчесе буларак төбәк дәрәҗәсендә генә түгел, ә торак базарын үстерү һәм уңайлы мохит формалаштыру мәсьәләләре буенча Россия Дәүләт Советы эшче төркеме җитәкчесе буларак федераль дәрәҗәдә дә», - диде Галимова.

Совещание по вопросу перехода застройщиков, ведущих строительство жилья на территории Республики Татарстан, на проектное  финансирование с использованием счетов эскроу под председательством  Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с участием Министра строительства и жилищно-коммунального хозяйства  Российской Федерации В.В. Якушева

Аның сүзләренчә, республикада хакимият, төзелеш компанияләре һәм банклар арасында турыдан-туры бәйләнеш системасы булдырылган инде. «Бу республика дәрәҗәсендә барлык якларның да мәнфәгатьләрен исәпкә алырга мөмкинлек бирә торган механизмнар табарга ярдәм итә. Төзелеш комплексына, бу очракта яңа системага бәйле рәвештә кече һәм урта компанияләргә булышлык күрсәтү мәсьәләсенә ТР Президенты аерым игътибар бирә», - дип искәртте Казан Кремленең рәсми вәкиле.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10