ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

«Ригла» даруханәләр челтәре хуҗалары Татарстанда логистика үзәге төзергә ниятли

25 октябрь 2019, 11:39 , Фото: tatarstan.ru

«Ригла» даруханәләр челтәре хуҗалары Татарстанда логистика үзәге төзергә ниятли ТР Президенты Россиядә иң зурлардан саналган фармацевтика компаниясе җитәкчелеге белән очрашты.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). «Протек» фармацевтика холдингы Татарстанда даруханәләрне һәм медицина учреждениеләрен дарулар белән тәэмин итү өчен логистика комплексы төзергә ниятли. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Фирма ЦВ «Протек» ЯАҖ генераль директоры урынбасары Андрей Ванин әлеге проект хакында фикер алышты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова  с генеральным директором ЗАО «Кэнси», заместителем генерального директора по развитию и эксплуатации недвижимости ЗАО Фирма ЦВ «ПРОТЕК» А.А. Ваниным и исполнительным директором АО «Национальная инжиниринговая корпорация» А.В. Кобенко

«Хәзерге вакытта «Протек» компаниясе киң колачлы инвестиция проектын гамәлгә ашыру — республика территориясендә логистика комплексы төзү мөмкинлеген карый», - дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

ТР Хөкүмәте йортында очрашу вакытында шулай ук «Протек» компаниясенең төбәкләрдә «Ригла» бренды астында ваклап сату челтәрен актив рәвештә үстерүе дә билгеләп үтелде.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова  с генеральным директором ЗАО «Кэнси», заместителем генерального директора по развитию и эксплуатации недвижимости ЗАО Фирма ЦВ «ПРОТЕК» А.А. Ваниным и исполнительным директором АО «Национальная инжиниринговая корпорация» А.В. Кобенко

«Протек» - Россиядә иң зур фармацевтика компанияләренең берсе. Ул сегментның барлык тармакларында (дистрибьюция, даруханә сәүдәсе һәм җитештерү) эшчәнлек алып бара. 2018 елда компаниянең консолидацияләнгән кереме Халыкара финанс хисабы стандартлары буенча 251,7 миллиард сум тәшкил иткән.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10