ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Шәймиев: Айтматов укулары мәдәниятләр арасында диалог төзү мөмкинлеге бирә

25 октябрь 2019, 12:12 , Фото: архив/Рамиль Гали

Шәймиев: Айтматов укулары мәдәниятләр арасында диалог төзү мөмкинлеге бирә Фәннәр академиясендә "Айтматов укулары - мәдәниятләр аралашуы өчен" язучылар һәм интеллектуалларның III халыкара форумы бара.

(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Айтматов укулары, беренче чиратта, актуаль бурычларны чишүгә юнәлтелгән - әлеге укулар мәдәниятләр һәм халыклар арасында диалог төзү мөмкинлеге бирә. Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев "Айтматов укулары - мәдәниятләр аралашуы өчен" язучылар һәм интеллектуалларның III халыкара форумында шулай дип белдерде.

Форум утырышы "Глобаль үзгәрешләр чорында кеше һәм мәдәният" темасына багышланган. "Безнең өчен Татарстанда язучылар форумын уздыру зур горурлык. Айтматов укулары, беренче чиратта, актуаль бурычлар белән бәйле: дөньяда мәдәниятләр диалогы. Бу куәтле көч аша ышаныч күренә. Бу каршылыклы дөньяда уртак тел табу өчен кирәк", - ди Минтимер Шәймиев.

Ул халыклар арасында мәдәниятләр багланышы глобализация шартларында аеруча мөһим булуын әйтте. "Глобализация процесслары, техник алгарыш кешедән тормый. Телибезме-юкмы, алар бар. Без глобаль процесслар, техник алгарыш җимешләрен татып, тату яшәү юлларын табарга тиеш", - диде Дәүләт Киңәшчесе.

Минтимер Шәймиев һәркем үз ролен аңлап, мәдәниятара багланышларны торгызу юллары турында уйларга кирәклегенә басым ясады. "Башка көч юк. Федератив дәүләттә үз юлыбызны эзлибез. Җиңел юллар юк. Мәдәниятара багланышлар аша табарга кирәк", - диде.

Дәүләт Киңәшчесе Чыңгыз Айтматов белән якыннан аралашуын, аның белән бәйле хатирәләрен уртаклашты. "Чыңгыз Айтматов белән якыннан танышу бәхете насыйп булды. Без дус булдык, ул мине үз даирәсенә кертте, шуңа сөенеп йөрдем. Аның фикерләре югары, буй җитмәслек иде. Бүген ул безне биредә җыйды", - диде.

ТР Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәләхов Минтимер Шәймиевнең беренчеләрдән булып Айтматов иҗатын югары бәяләгәнен билгеләп узды. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10