ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Табиб инсульт билгеләре күзәтелгәндә нишләргә кирәклеге хакында сөйләде

25 октябрь 2019, 10:53

Сәламәтлеккә җитди зыян китерә торган авырулар исемлегендә инсульт онкологиядән соң икенче урынны били.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Камада Өченче буын университетында медицина белеме нигезләре буенча чираттагы лекция булды. Бу юлы студентлар табиблар белән нерв системасы авырулары һәм инсульт турында сөйләште. Бу хакта Түбән Кама районының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Аудитория каршында баш штаттан тыш невролог Людмила Кудашева һәм баш штаттан тыш ангионевролог Евгений Чаузов чыгыш ясады.

Евгений Чаузов искәрткәнчә, сәламәтлеккә җитди зыян китерә торган авырулар исемлегендә инсульт онкологиядән соң икенче урынны били.

«Әгәр автобуста яки урамда кемнеңдер хәле начарайган икән, аңа елмаерга һәм кулын күтәрергә кушыгыз – инсульт вакытында битнең симметриясе бозыла һәм бер ягы хәрәкәтләнми, кулның берсе икенчесеннән «артта кала» яки гомумән күтәрелми», - дип искәртте табиб инсультның төп билгеләре турында.

Шулай ук кешенең сөйләме бозыла, ул исем-фамилиясен авырлык белән әйтә. Инсульт билгеләре күзәтелгәндә шунда ук ашыгыч ярдәмгә шалтыратырга кирәк. Әгәр диагноз расланса, пациентны тиз арада хастаханәгә озаталар.

Бу очракта иң мөһиме – вакытны кулдан ычкындырмау. «Пациентка беренче 3-4 сәгать эчендә ярдәм күрсәтсәң, инсультның тискәре нәтиҗәләре минималь булачак», - дип искәртте табиб. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10