ҺАВА ТОРЫШЫ +5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Миңнеханов яшьләр биеналесында катнаша һәм «Эльбрус» клубы әгъзаларын кабул итә

25 октябрь 2019, 10:03 , Фото: архив

Миңнеханов яшьләр биеналесында катнаша һәм «Эльбрус» клубы әгъзаларын кабул итә Илнең яшь архитекторлары Иннополиста шәһәр төзелеше өлкәсенә сәнәгать киңлекләрен җәлеп итү хакында фикер алышачак.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә эшлекле очрашу үткәрергә һәм Иннополиска барырга ниятли. Анда шәһәрләрне үстерү өчен индустриаль территорияләр потенциалына багышланган II Бөтенроссия яшьләр архитектура биенналесы узачак. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Иртән Рөстәм Миңнеханов ENKA İnsaat ve Sanayi һәм Siemens компанияләре вәкилләре белән очрашыр дип көтелә, шуннан соң ТР Президенты Иннополиска юл тотачак.

Көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнеханов Татарстанга республиканың сәнәгый, белем бирү һәм мәдәни потенциалы белән танышу өчен килгән «Эльбрус» Россия лидерлары клубы әгъзалары белән очрашырга ниятли.

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, «Эльбрус» клубы РФ Президенты Владимир Путин инициативасы белән үткәрелә торган «Россия лидерлары» бәйгесе җиңүчеләрен һәм финалистларын берләштерә.

Шунысын да искәртик: бәйгенең җиңүчеләре Россия төбәкләре арасында Татарстан белән иң беренчеләрдән булып танышырга карар кылган.

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10