ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

"Татар-информ"да "Иң яхшы авыл клубы" бәйгесе йомгаклары турында сөйләшәчәкләр

25 октябрь 2019, 09:48

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ"). Бүген, 25 октябрьдә, 11:00 сәгатьтә "Татар-информ"да "Иң яхшы авыл клубы һәм мәдәният йорты" республика бәйгесе йомгакларына багышланган матбугат конференциясе була. 

Чарада Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, конкурсның жюри рәисе Рита Дедюлева, “Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы” ассоциациясенең мәгълүмат-аналитика бүлеге җитәкчесе урынбасары Эльвира Мортазина, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге PR-менеджеры Вероника Ашурова катнашачак. 

"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гаммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10