ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Камал театрында Фуат Әбүбәкеровның юбилей кичәсе була

25 октябрь 2019, 21:52 , Фото: архив/Салават Камалетдинов, kamalteatr.ru

Камал театрында Фуат Әбүбәкеровның юбилей кичәсе була Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, музыкант, дирижер, композитор Фуат Әбүбәкеровка 75 яшь тула.

(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ"). 13 ноябрьдә Камал театрының Зур залында Татарстанның халык артисты Фуат Әбүбәкеровның 75 яшьлек юбилей кичәсе була. Бу турыда театрның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кичә 19.00 сәгатьтә башлана.

Сценарий авторы Илтөзәр Мө­хәмм­әт­га­ли­ев, режиссеры – Радик Бариев.

  • Фуат Әбүбәкеров - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1986), Татарстанның халык артисты. Музыкант, дирижер, композитор. 1944 елның 2 ноябрендә Наманган шәһәрендә туа (Үзбәкстан). Казан консерваториясен тәмамлый. 1969 елдан Татар Академия театрында оркестрда эшли башлый, 1973 елдан — музыка бүлеге мөдире, дирижер.
  • Спектакльләргә музыка яза: «Күрәзәче», «Ява карлар, ява карлар...» (З.Хәким), «Асылъяр» (М.Фәйзи), «Мирас» (Г.Каюмов), «Илгизәр+Вера», «Гөргөри кияүләре» (Т.Миңнуллин), «Кияү белән кәләш» (М.Байҗиев), «Качаклар», «Портфельле кияү» (Н.Исәнбәт), «Гаугалы гаилә» (Эд.де Филиппо), «Баскетболист» (М.Гыйләҗев) һ.б.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10