ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда М7 трассасында, фурага ут кабу сәбәпле, ике полосада хәрәкәт ябылган

25 октябрь 2019, 09:25 , Фото: ФКУ «Волго-Вятскуправтодор», соцсети

Татарстанда М7 трассасында, фурага ут кабу сәбәпле, ике полосада хәрәкәт ябылган Юл һәлакәте бүген иртән Казан – Уфа трассасының 955нче километрында булган.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда М7 трассасында, йөк һәм җиңел автомобильләр катнашындагы авариядән соң, фурага ут кабу сәбәпле, ике полосада да хәрәкәт ябылган. Бу хакта «Волго-Вятскуправтодор» федераль казна учреждениесенең матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Хәзерге вакытта Казан – Уфа трассасының 955нче километрында юл һәлакәте булу сәбәпле дүрт полосаның икесе ябылган. Урында юл хезмәтләре, ЮХИДИ һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре эшли.

«Волго-Вятскуправтодор» федераль казна учреждениесендә машина йөртүчеләрне юлларда игътибарлы булырга һәм вакытлыча куелган юл билгеләре таләпләрен үтәргә чакыралар.

«Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, «Яшел парковка» янында җиңел һәм йөк автомобильләре бәрелешкән. Йөк машинасына ут капкан, ә җиңел автомобиль тимер өеменә әверелгән. Юл һәлакәтенең сәбәпләре ачыклана.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10