ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Татарстан Президенты һәм Россия төзелеш министры «Ак чәчәкләр» скверын карады

25 октябрь 2019, 07:44 , Фото: Салават Камалетдинов

Татарстан Президенты һәм Россия төзелеш министры «Ак чәчәкләр» скверын карады Бульварда меңнән артык агач һәм куак утыртылган.

(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ"). Кичә кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Төзелеш һәм ТКХ министры Владимир Якушев Казанның Әпсәләмов урамындагы «Ак чәчәкләр» скверында булды. Бу турыда ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

Алар 2018 елда район кешеләре белән бергәләп эшләнгән яңа җәмәгать киңлеген карады. Территорияне төзекләндерүнең алдан билгеләнгән концепциясе буенча ачык фикер алышулар барышында бердәм яшел җәяүлеләр бульвары ясау, агачлар белән яшеллек өчен мәйданчык бүлеп бирү, актив рәвештә вакыт уздыру, ял итү өчен төрле урыннар булдыру турында карарлар кабул ителгән иде.

Проектның мөһим өлеше бульварны яшелләндерү – меңнән артык зур агачлар һәм куаклар утырту булды.

«Ак чәчәкләр» бульвары 2018елның 10 ноябрендә тантаналы төстә ачылды. Төзекләндерүнең икенче чираты 2019 елда тәмамланды.

Җәмәгать киңлеген карау барышында аңлатмаларны Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова биреп барды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10