ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Дин

Уфада “Хәкимия” мәчете манараларына ярымай куелды

25 октябрь 2019, 06:17

Биредә 300 урынлык кызлар мәдрәсәсе ачу планлаштырыла.

(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ"). 24 октябрьдә Уфа мөселманнары тормышында истәлекле вакыйга булды. Тарихи “Хәкимия” мәчете манараларына ярымай куелды. Бу турыда "Кызыл таң" газетасы хәбәр итә.

“Хәкимия” яки дүртенче җәмигъ мәчете — Уфаның тарихи мәчете, архитектура һәйкәле. Ул 1907-08 елларда төзелгән. 1930 елның 19 февралендә, БашЦИК карары нигезендә, мәчет ябыла, бинасы мәктәпкә бирелә. Мәктәп ачылмый кала. 1930 елның 9 сентябрендә бина БАССРның Хезмәт халык комиссариатына тапшырыла.

1934 елда мәчеттән 8 Март исемендәге фабрика өчен клуб ясыйлар. 1939 елда манаралары сүтелә. 1948 елда бинада Уфа шәһәр хәрби коменданты урнаша. 1970 елдан “Башкирэнерго” диспетчерлык идарәсе була. 1991 елда мәчет бинасын мөселманнарга кире кайтарып бирү турында карар чыга.

1992 елның февраль аенда “Хәкимия” мәчете һәм мәдрәсә биналары Башкортстан Хөкүмәте тарафыннан мөселманнарга кайтарылды. “Башкирэнерго” бинаны бары тик 2002 елда гына бушатты.

Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәте һәм Россия Ислам университеты ярдәмендә мәчет бинасын торгызу эше башланды. Биредә 300 урынлык кызлар мәдрәсәсе ачу планлаштырыла. Янәшәдә мәчет һәм мәдрәсә хезмәткәрләре өчен йорт, хәләл кафе һәм китапханә төзеләчәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10