ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Самараның "Туган тел" оешмасы юбилеена хәзерлек тулы көчкә бара

25 октябрь 2019, 04:58 , Фото: samtatnews.ru

Самараның Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте Совет әгъзалары шәһәр мәктәпләре укучылары арасында татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада уздыру турында сөйләште.

(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ"). 23 октябрьдә, Самараның Халыклар дуслыгы йортында өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең Совет утырышы узды. Анда “Туган тел" оешмасының 30 еллыгына әзерлек, татар теле буенча олимпиада, балалар өчен Чыршы бәйрәмен уздыру турында сөйләштеләр. Бу турыда  "Самара татарлары" сайтында хәбәр ителә.

Беренче сорау буенча өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты Ильяс Шәкүров чыгыш ясап, тантаналы җыелышны уздыруның төп максатын әйтте. “Өлкәбездә татар халкының милли гореф-гадәтләрен, мәдәниятен һәм ана телен саклап калу өчен безгә, шәһәр-авылларда яшәүче татар милли хәрәкәте активистларына, берләшергә кирәк", - диде ул.

Алдан делегатлар биш — мәдәният, мәгариф, массакүләм мәгълүмат чаралары, яшьләр һәм спорт, финанс секцияләренә бүленеп эшләячәкләр, дип сөйләшкән иде. Оешманың гомуми җыелышында гаилә секциясен дә оештырырга тәкъдим ителде. 

Утырышта шулай ук өлкә милли-мәдәни татар автономиясе (оешма рәисе – Әнвәр Горланов) директоры Руслан Мостафин һәм Самара шәһәре милли-мәдәни автономиясе рәисе Линар Сабиров та катнашты. Алар үз оешмаларының тантаналы җыелышта катнашырга, аны уздыруда ярдәм итәргә әзер булуларын белдерделәр.

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте Совет әгъзалары шәһәр мәктәпләре укучылары арасында татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада уздыру турында да фикер алышты. Башка еллардан аерма буларак, быел балалар инглиз телен белүдә дә көч сынашачак. Олимпиада 1 декабрьдә Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә узачак.

Өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең 30 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш 21 ноябрьдә Самарның “Заря” мәдәният сараенда узачак. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10