ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Удмуртия татарлары “ТатарБазарФест” заманча мәдәният фестивалендә катнашачак

25 октябрь 2019, 01:39 , Фото: yanarysh.ru

Удмуртия татарлары “ТатарБазарФест” заманча мәдәният фестивалендә катнашачак Чаллы шәһәреннән “Рәхмәт” кибете — милли киемнәр, милли ризыклар, татар язучыларының китапларын, калфаклар, түбәтәйләр тәкъдим итәчәк.

(Казан, 25 октябрь, "Татар-информ").  27 октябрьдә  Удмуртиядә Татарстан Мәдәният министрлыгы гранты ярдәмендә “ТатарБазарФест” заманча татар мәдәнияте фестивале узачак. Бу турыда "Яңарыш" газетасы хәбәр итә.

Дүртенче ел уздырыла торган бәйрәмнең форматы балаларны, яшьләрне тарту уңаеннан елдан-ел үзгәрә. Агымдагы елда исә әлеге фестиваль кысаларында “Яңарыш” газетасы редакциясе 2020 елга милли басмага язылучылар арасында лотерея уйнатачак.

Сарапул шәһәреннән “Барс” сәүдә үзәге җитәкчесе Зөлфәт Арсланов бензин белән эшләүче пычкы, шуруповерт бүләк итәчәк, “Хуш, Агыйдел!” спектакленә билетлар һәм башка бүләкләр уйнатылачак.

Фойеда Ижау шәһәре сатучылары, Чаллы шәһәреннән “Рәхмәт” кибете — милли киемнәр, бизәнү әйберләре, кул эшләре, милли ризыклар, татар язучыларының китапларын, калфаклар, түбәтәйләр тәкъдим итәчәк, остаханәләр үткәрәчәк.

Казан шәһәре кунагы Нурислам Сираҗи татарча чигү үрнәкләре, тамбурлы, элмәле, каюлап чигү алымнары белән таныштырачак, остаханә үткәрәчәк. Муса Җәлил исемендәге китапханә күргәзмәсе белән танышып, алар тарафыннан балалар өчен оештырылган остаханәләрдә катнашырга мөмкинлек булачак.

Казан шәһәреннән “Риваять” төрки этник һәм һөнәрчелек ансамбле чыгыш ясаячак. Сәхнәдә “ГаиләФест” — гаилә бәйрәме үтәчәк. Бәйрәмдә татар гаиләләре катнашачак. 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10