ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Дин

Саратов өлкәсенең Балашов мәчетендә Ислам нигезләре буенча курслар ачылды

25 октябрь 2019, 07:17 , Фото: muslim.ru

Саратов өлкәсенең Балашов мәчетендә Ислам нигезләре буенча курслар ачылды Шимбә көнне уза торган дәресләргә 5 яшьтән 13 яшькә кадәрге балалар йөри.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»).Октябрь уртасыннан Саратов өлкәсенең Балашов шәһәре мәчетендә балалар өчен Ислам нигезләре буенча дәресләр башланды. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

Дәресләр шимбә көнне үткәрелә, аларга 5 яшьтән 13 яшькә кадәрге балалар йөри.

Балашов районы имам-мөхтәсибе Ильяс хәзрәт Юнкин хәбәр иткәнчә, кызлар һәм малайлар дәресләрдә Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормыш юлы белән танышалар. Шулай ук яшь мөселманнар гарәп әлифбасын өйрәнә, шуннан соң изге Коръәнне төп нөсхәсендә укый һәм аның сүрәләрен һәм аятьләрен өйрәнә башлыйлар.

«Ислам нигезләре дәресләренә йөрүче балалар саны елдан-ел арта бара», - диде Ильяс хәзрәт Юнкин.

Һәр дәрестән соң малайлар һәм кызлар өчен чәй өстәле оештырыла.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10