ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Басков Фоат Мансуров турындагы хатирәләре белән уртаклашачак

24 октябрь 2019, 21:49

Мәскәүдә бөек татар дирижеры истәлегенә концерт узачак, билет акчасы онкология белән авыручы балаларга ярдәм итү өчен тапшырылачак.

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Россиянең халык артисты Николай Басков 12 ноябрьдә Мәскәүнең «Новая Опера» театрында узачак концертта күренекле татар дирижеры Фуат Мансуров турындагы хатирәләре белән уртаклашачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу көнне сәхнәдә «танылган сәнгать осталары, Россиянең Зур театры һәм чит ил опера театрлары солистлары, музыкаль телевизион проектлар һәм халыкара конкурслар җиңүчеләре» чыгыш ясаячак, диделәр матбугат хезмәтендә.

Концерт хәйрия нигезендә узачак. Билетлар сатудан җыелган барлык акча һәм хәйрия кертемнәре онкология авыруларыннан интегүче балаларга ярдәм итү өчен Анжела Вавилова исемендәге фондка тапшырылачак.

Басковтан тыш чарада Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисткасы Алсу Сафина һәм аның кызы Микелла да катнашачак. Казанга килгәндә, Абрамовлар гаиләсе хәйрия фондына күп тапкырлар ярдәм итте.

Концерт Фуат Мансуровның укучылары – Татарстанның атказанган артистлары Анна Гулишамбарова һәм Василий Вәлитов җитәкчелегендә узачак.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10