ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда җылы һәм коры һава торышы саклана

24 октябрь 2019, 20:27 , Фото: архив/Михаил Захаров

Татарстанда җылы һәм коры һава торышы саклана
 Көндез 13 градуска кадәр җылы булачак.

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Иртәгә, 25 октябрьдә, Татарстанда коры һәм чагыштырмача җылы һава торышы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республика территориясендә явым-төшемнәр булу ихтималы аз. Шул ук вакытта «25 октябрьдә төнлә һәм иртән урыны белән томан көтелә». Бу хакта синоптиклар тарафыннан һава шартларының начараюы турында таратылган кисәтүдә әйтелә.

Төнлә термометр баганалары нульдән 2 градуска кадәр төшәчәк. Көндез 8-13 градуска кадәр җылы булачак. Барыннан да бигрәк төбәкнең көньяк-көнбатышында җылырак булачак.

  • «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, КФУ профессоры Юрий Переведенцев октябрь ахырына кадәр Татарстан территориясендә аномаль җылы һава торышының саклануын фаразлаган иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10