ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

ICL вәкиле Татарстан мәгълүмати куркынычсызлык юнәлешендә яхшы эшли дип бәяләде

24 октябрь 2019, 19:42 , Фото: Салават Камалетдинов

ICL вәкиле Татарстан мәгълүмати куркынычсызлык юнәлешендә яхшы эшли дип бәяләде Россиядә эшләнгән офис программаларына күчү тәҗрибәсе белән Чиләбе өлкәсе һәм Кырым уртаклашты.

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда компанияләр мәгълүмати куркынычсызлык юнәлешендә яхшы эшли. “ICL системалы технологияләр” компаниясенең мәгълүмати куркынычсызлык буенча карарлар төркеме җитәкчесе Илья Петров “Татар-информ” агентлыгында программа тәэминатында импортны алмаштыру темасына түгәрәк өстәл утырышында шулай дип әйтте.

“Татарстан предприятиеләре белән тыгыз эшлибез. Компанияләрнең күпчелеге мәгълүмати инфраструктурасында куркынычсызлык буенча эшкә җитди карый. Без ярдәм итәргә тырышабыз”, - диде. Илья Петров фикеренчә, үзебезнең офис программаларын үстерүдә заказчы теләген, ихтыяҗын исәпкә алу кирәк. Ул ниндидер программаларны чикләү импортны алмаштыру өчен кире тәэсирен бирәчәк дип саный.

"Яхшы Россия продуктларына яхшы Россия заказчысы кирәк. Безнең ил программалары шактый сыйфатлы. Заказчы ихтыяҗларын канәгатьләндерүне таләп итәргә һәм яхшы түләргә тиеш", - ди Илья Петров. Үз тәҗрибәләре белән видеоэлемтә аша Чиләбе өлкәсе һәм Кырым Республикасы уртаклашты.

Чиләбе өлкәсенең Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Василий Кокорюкин безнең илнең программа тәэминатына акрынлап күчкәннәрен әйтте. "Бүген тәэминат 28 процент күләмендә. Дүрт органда эш төгәлләнде. Ел ахырына кадәр 1 мең эш урынын безнең программаларга күчерергә җыенабыз. 2020 ел азагына кадәр тулысынча алмашып бетәр дип планлаштырабыз", - диде Василий Кокорюкин.

Кырым Респубикасы Мәгариф, фән һәм яшьләр министрлыгының мәгълүмати-техник идарә башлыгы Дмитрий Окунь мәгариф өлкәсе документларын безнең ил программаларына күчерү юнәлешендә эш башкарганнарын сөйләде. "Иң зур проблема безнең операцион системада электрон имза кертү булды. Безнең ил офис пакетларында презентация бик үк уңайлы түгел иде", - диде.

Офис программалары, бюджет учеты алып бару өчен программалар, мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә программаларны үзәкләшкән төстә сатып алу турында” РФ Хөкүмәте карары дөнья күрде. Дмитрий Медведев федераль хакимият органнары өчен сатып алулар турында карарны имзалады. Илнең хакимият органнары, документ нигезендә, 2020 елның 1 гыйнварына кадәр программа тәэминатын кулланып, бюджет учеты алып баруга күчәргә тиеш.  

Реклама хокукында


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10