ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Мәдәният

Ваһапов фонды җырчылары Италиядә стажировка үтәчәк

24 октябрь 2019, 16:17 , Фото: Салават Камалетдинов

Ваһапов фонды җырчылары Италиядә стажировка үтәчәк Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале лауреатларының чираттагы концерты Италиядә үтте.

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Киләчәктә Ваһапов фонды җырчылары Италиядә стажировка үтәчәк. Бу хакта журналистларга Ваһапов фондының генераль директоры Рифат Фәттахов әйтте.

Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале лауреатларының чираттагы концерты Италиядә үтте. Концерт Россиянең Рим шәһәрендәге фән һәм мәдәният үзәгендә булган. Анда җырчылар Руслан Сәйфетдинов, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Рәнис Габбазов, Зәлилә һәм Ильяс Шәрипов чыгыш ясаган.

“Ваһапов фестиваленең төп максатларының берсе татар җыр сәнгатен үстерү, яшь талантларны дөньяга чыгару белән беррәттән татар җырын дөньяга таныту да. 15 ел эчендә  дөньяның 11 илендә булган идек, уникенче илдә булдык – Италиядә җырладык. Римда куелган концерттан соң  җырчыларыбызның югары дәрәҗәдә булуына инандык”, - диде продюсер Рифат Фәттахов.

“Башка елларда без чит төбәкләргә чыкканда андагы татарлар белән аралашу максаты куя идек. Бу юлы тамашачының 90 проценты итальяннар иде. Беренчедән, Римда татарлар бик аз яши, икенчедән, концертка кунак итеп вокал академиясе студентларын чакырдык. Залда аларны яратучы тамашачы да бар иде”, - дип дәвам итте ул.

Оештыручылар сүзенә караганда, Италия концертының алга таба да нәтиҗәсе булачак. “Бер нәтиҗәсе үзебезне күрсәтү булса, икенче нәтиҗәсе – якын арада үз артистларыбызны Италиягә стажировкага җибәрәбез”, - диде Рифат Фәттахов.

Ул фондның яңа җырчысы Зәлилә тавышының итальяннар тарафыннан югары бәяләнүен билгеләп үтте, ләкин техник мөмкинлекләрен үстерергә кирәклеге турында сүз булган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10