ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россиядә ясалган программага күчеш буенча ведомстволар белән эш башланган

24 октябрь 2019, 16:15

"Этаплап күчү кирәк. Бер мизгелдә бөтен инфраструктураны чит илнекеннән безнекенә күчерә алмыйбыз", - ди “МойОфис” оешмасы төбәк юнәлеше җитәкчесе.

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда компьютерларга безнең ил программаларын кую буенча ведомстволар белән эш башланган. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында дәүләт органнары эшендә безнең илдә ясалган программалар кулланышын арттыру темасына түгәрәк өстәл утырышында “Яңа болытлы технологияләр” компаниясенең “МойОфис” төбәк юнәлеше җитәкчесе Борис Иванов әйтте.

“Без төзелгән контрактлар саны узган елдан 20-25 процентка күбрәк булыр дип көтәбез. Татарстанда бу эшне кертүнең нечкәлекләре турында фикер алышабыз. Әле ведомстволар белән эшли башлыйбыз гына”, - диде Борис Иванов. Аның фикеренчә, дәүләт ягыннан дәүләт оешмалары өчен программалар сатып алуны субсидияләү кирәк.

Ул Россия программаларына күчеш буенча фикерен белдерде. “Без стереотиплар корбаны булдык: “Россиянеке начар, бүтәнчә эшләү начар” дип уйлыйбыз. Ләкин 2018 елда Россия программа тәэминатын чит илгә сатуда рекорд куелды. Чит илдә начар программалар сатып алырлар идеме икән?” – диде Иванов. Ул 2018 елда Россия программаларының чит илдә әйләнеше 11 млрд доллар тәшкил иткәнен әйтте.

“Импортны алмаштыру башлангач, эш оештыруда хаталар китте, дип Россия Президенты Владимир Путин да әйтте. Хисап палатасы да, 2018 ел нәтиҗәләре буенча, бюджетның 30 проценты гына импортны алмаштыруга тотылганын ачыклады. Заказчылар Россия программаларына ташламалар, дотация кебек чараларны дөрес куллана белмәде”, - дип белдерде Борис Иванов.

Белгеч импортны алмаштыру комплекслы проект булуын билгеләп үтте. “Россия программаларының уңышлылык критерийларын билгеләү, техник әзерлек, этаплап күчү кирәк. Бер мизгелдә бөтен инфраструктураны чит илнекеннән безнекенә күчерә алмыйбыз. Кешеләрне өйрәтү дә кирәк”, - ди ул.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10