ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Казан Кремле Улицкаяны «кыерсытылган татарлар» тормышын килеп күрергә чакырды

24 октябрь 2019, 16:02 , Фото: архив

Казан Кремле Улицкаяны «кыерсытылган татарлар» тормышын килеп күрергә чакырды Язучы Украинада чыга торган бер басмага Казан халкының кәефе турындагы уй-фикерләрен сөйләгән.

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Язучы Людмила Улицкаяга Татарстанда барган вакыйгалар турында мәгълүмат җитми, күрәсең. Шулай булмаса, ул республикада «өлгереп» килә торган тискәре күренешләр хакында сөйләмәс иде. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Биредә шундый киңәш кенә бирергә мөмкин. Республикада барган вакыйгаларга үз карашлары булган кешеләрне Татарстанга чакырырга һәм вазгыятькә объектив анализ бирсеннәр өчен, безнең ничек яшәвебезне күрсәтергә кирәк», - диде Лилия Галимова.

«Әгәр мондый кызыксыну бар икән, алар Татарстанга, аерым алганда, Казанга килеп барысын да үз күзләре белән күрә ала», - дип өстәде ул.

Моңа кадәр Людмила Улицкая Украинада чыга торган бер басмага биргән интервьюсында Татарстанда тискәре кәеф өлгереп килә дип белдергән иде. «Бүген күпләр бәйсез булырга тели. Минем уйлавымча, киләсе юлы Казан тетрәнү кичерер, татарлар үзләрен кыерсытылган дип хис итә, моны көтәргә мөмкин», - дигән язучы.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10