ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Биш елдан дәүләт оешмаларында безнең ил программалары 90 проценттан артырга тиеш

24 октябрь 2019, 15:45 , Фото: Салават Камалетдинов

Биш елдан дәүләт оешмаларында безнең ил программалары 90 проценттан артырга тиеш Россия программалары белән тәэминатка күчкән дәүләт структуралары аталды.

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). “Цифрлы икътисад” илкүләм программасы буенча, 2024 елга дәүләт структураларында безнең ил программалары 90 проценттан артырга, дәүләт компанияләрендә 70 процент булырга тиеш. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында узган түгәрәк өстәл утырышында билгеле булды.

2021 елда Россия базарына кергән чит ил бизнес-кушымталары һәм антивирус программаларын 50 проценттан арттырмау бурычы куела. 2019 елда түрәләрнең 80 проценты безнең ил офис пакетларына һәм операцион системаларга күчәргә тиеш.

Офисларда импортны алмаштырган программалар белән кулланыш бүген 40 процентка да җитми. Белешмәләр базасы белән идарә системаларында безнең ил программалары белән тәэминат 10 проценттан кимрәк. Ә антивирус программалары 90 проценттан артык.

Импортны алмаштыруда төп проблемалар итеп, технологик калышу, акча җитмәү (заказчыларның бюджеты чикле), күнеккән программалардан китәргә психологик яктан әзер булмау, кадрлар җитмәү аталды.

Бүген импортны алмаштыру сәясәтендә билгеле бер казанышлар бар. Дәүләт мәгълүмати системалары чит ил компонентларын кушмыйча гына эшләнә. Безнең ил программаларына күчештә дөрес методологияләр пәйда була.

Россия программалары белән тәэминатка түбәндәгеләр күчкән: Росгвардия, Россия Оборона министрлыгы, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы, Россия Федераль салым хезмәте, Россия Федераль куркынычсызлык хезмәте, Россия Федераль Сак хезмәте, Россия Эчке эшләр министрлыгы, Кырым Республикасы Мәгариф министрлыгы, Россия Почтасы, Ростех, Росатом, Роскосмос.

Реклама хокукларында


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10