ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Astra Linux җитәкчесе импортны алмаштыруда кыенлыкларны җиңү юлларын билгеләде

24 октябрь 2019, 15:20 , Фото: Салават Камалетдинов

Astra Linux җитәкчесе импортны алмаштыруда кыенлыкларны җиңү юлларын билгеләде Александр Гутин бүген Astra Linux системасын 134 югары уку йорты үзенең укыту программасына керткәнен әйтте.

(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Безнең илдә эшләнгән операцион система программалары белән тәэмин ителештә, импортны алмаштыруда берникадәр проблемалар бар. Аларны хәл итү юллары хакында бүген “Татар-информ” агентлыгында түгәрәк өстәл утырышында Astra Linux компанияләр төркеменең маркетинг буенча директоры Александр Гутин сөйләде.

Чара дәүләт органнары эшендә безнең илдә ясалган программалар кулланышын арттыру темасына багышланган иде. Astra Linux – импортны алмаштыруга мөмкинлек бирә торган операцион система. “Безнең операцион система аеруча мөһим, сер итеп сакланырга тиешле белешмәләр белән эшләргә мөмкинлек бирә”, - диде Александр Гутин. Ул системаның мәгълүмати куркынычсызлыгын ассызыклады.

“Импортны алмаштыруда иң зур кыенлык – психологик әзерлек, Windows системасындагы бөтен ИТ-инфраструктураны Россия платформасына күчерү, яңа инфраструктураның тотрыклыгын тәэмин итү. Персонал проблемасы да бар. Администраторларны, кулланучыларны да өйрәтү кирәк. Инфрастуктураны күчерү турында сөйләсәк, бүген без теләсә нинди архитектур процессорлар, җиһазлар белән эшли алабыз. Татарстанда төп партнер – ICL”, - диде Гутин.

Ул бүген гамәли программаларда җитди кимчелек итеп, график программалар, проектлауны атады. Функционал таррак булуын билгеләп узды. Александр Гутин әйтүенчә, төп басым кадрларга ясала.

“Бүген Россиядә 70ләп үзәк Astra Linux ка күчкән, алар гадәти кулланучыдан система администраторына кадәр укыта ала. 134 вуз бүген Astra Linuxны үзенең укыту программасына кертте. Хәзер акция бара: Astra Linux ның теләсә нинди клиенты лицензиягә сарыф иткән акчасының бер өлешен персоналын өйрәтүгә сертификат рәвешендә кире ала. Бу, программаларны шундук дөрес итеп куллана белү өчен кирәк”, - ди спикер.

Александр Гутин дәүләт структураларында гадәтләнгән программалардан китәргә теләмәү проблемасы булуын да яшермәде. “Иң мөһиме – беренче адымны ясау. Гадәтләнгәннән баш тартырга өндәгәндә, беренче эмоция кире кагу, “нигә мин моны эшләргә тиеш” дигән гаҗәпсенү. Функционалны күрсәтсәң, бу эмоцияне җиңәргә була”, - дип саный ул.

Реклама хокукларында
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10