ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

«Хозур-ТВ» каналы мөслимәләр өчен яңа тапшыру чыгара

24 октябрь 2019, 13:28 , Фото: Салават Камалетдинов, http://dumrt.ru

«Хозур-ТВ» каналы мөслимәләр өчен яңа тапшыру чыгара Һәр чыгарылышта яулык бәйләүнең төрле ысулларын күрсәтәчәкләр.

(Казан, 24 октябрь, "Татар-иформ"). ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур-ТВ» телеканалы мөслимәләр өчен рус телендә «Минем яулык – минем таҗ» («Мой платок – моя корона») дип исемләнгән яңа тапшыру тәкъдим итә. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Һәр чыгарылышта чакырылган оста модельдә башка яулык бәйләүнең төрле ысулларын күрсәтәчәк. 3 минутлык кыска роликлар карау өчен уңайлы, артык сүзләр игътибарны читкә юнәлдерми. Яулык бәйләү ысулларының күптөрлелеге тамашачыларны гаҗәпкә калдырачак. Яулыкны матур итеп бәйләү – хәзер һәр мөслимә өйрәнә алырлык сәнгать, диелә хәбәрдә.

Чыгарылышлар 28 октябрьдә күрсәтелә башлый. Роликларны көн дәвамында башка тапшырулар арасында, шулай ук телеканалның сайтында һәм YouTube-тагы рәсми каналында карарга була. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10