ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Фән һәм мәгариф

Казан лицее туклануны оештыру буенча бөтенроссия бәйгесендә җиңде

24 октябрь 2019, 12:58 , Фото: tatarstan.ru

Казан лицее туклануны оештыру буенча бөтенроссия бәйгесендә җиңде Бәйгедә белем бирү оешмалары, башкарма хакимият һәм җирле үзидарә органнары катнаша.

(Казан, 24 октябрь, "Татар-информ"). Казан шәһәренең 146нчы лицее регионнарда һәм миниципалитетларда белем бирү оешмаларында туклануны оештыру системалары бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрнең берсе дип табылды. Бу турыда ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Әлеге конкурс мәктәпләрдә туклануны оештыруны яхшырту һәм камилләштерү максатыннан уздырыла. Биредә белем бирү оешмалары, башкарма хакимият һәм җирле үзидарә органнары катнаша.

Конкурс ике этапта. Беренче этап читтән торып үткәрелә, катнашучылар гаризалар һәм конкурс эшләрен җибәрәләр. Быел конкурска Россиянең 67 төбәгеннән 615 гариза кабул ителгән. Катнашучылар арасында Татарстан мәктәпләре дә бар. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10