ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Алексей Песошин Төркия Генконсулы белән хезмәттәшлекне үстерү хакында сөйләште

24 октябрь 2019, 12:15 , Фото: tatarstan.ru

Алексей Песошин Төркия Генконсулы белән хезмәттәшлекне үстерү хакында сөйләште Татарстан Премьер-министры дипломатны яңа вазифага керешүе белән котлады.

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Төркиянең Казандагы яңа Генераль консулы Исмет Эрикан белән хезмәттәшлекне үстерү юллары хакында фикер алышты. Очрашу республика Хөкүмәте йортында узды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Встреча Премьер-министра Республики Татарстан А.В. Песошина с Генеральным консулом Республики Турция в г. Казани Исметом Эриканом

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, Татарстан Төркия белән үзара хезмәттәшлекне киңәйтүгә аерым игътибар бирә. Әлеге хезмәттәшлек Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлдерелгән. Ул уртак тырышлыкның хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде.

Встреча Премьер-министра Республики Татарстан А.В. Песошина с Генеральным консулом Республики Турция в г. Казани Исметом Эриканом

Моннан тыш, ТР Премьер-министры дипломатны яңа вазифага керешүе белән котлады һәм эшендә уңышлар теләде. Исмет Эрикан быелның 1 октябрендә Төркиянең Казандагы Генераль консулы итеп билгеләнде.

Встреча Премьер-министра Республики Татарстан А.В. Песошина с Генеральным консулом Республики Турция в г. Казани Исметом Эриканом

  • «Татар-информ» агентлыгы моңа кадәр хәбәр иткәнчә, Исмет Эрикан Татарстан белән Төркия арасындагы товар әйләнешен 314 миллиардтан 1 миллиард долларга кадәр арттыру кирәклеге хакында белдергән иде.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10