ҺАВА ТОРЫШЫ +1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Ноябрь аенда хайваннарның беренче партиясен «Замбези елгасы»на җибәрәчәкләр

24 октябрь 2019, 11:45 , Фото: архив

Ноябрь аенда хайваннарның беренче партиясен «Замбези елгасы»на җибәрәчәкләр Зооботаника бакчасының яңа өлешендәге вольерларны 2021 елга тулысынча тутырырга ниятлиләр.

(Казан, 24 октябрь, «Татар-информ»). Казанның «Замбези елгасы» зооботаника бакчасының яңа өлешендәге вольерларга хайваннарның беренче партиясен инде быелның ноябрендә үк җибәрергә ниятлиләр. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шул ук вакытта, зооботаника бакчасының яңа өлешендәге вольерларны 2021 елга тулысынча тутырырга ниятлиләр.

Коллекциядә, крокодил, арыслан, ташбака, сурикат, гамадрил һәм мәчесыман лемурны да кертеп, йөздән артык җанвар һәм кош бар. Әлегә аларның барысы да зоопаркның иске өлешендәге территориядә урнаштырылган.

Ноябрь аенда зооботаника бакчасы администрациясе тагын 57 кош һәм җәнлек кайтартырга ниятли. Алар арасында фламинго, гепард, зебра һ.б. булачак.

 

 

 

 

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10